Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Иске Куак авылында янгында хатын-кыз һәлак булды

Янгын 31 август кичендә булган.

Районыбызның Иске Куак авылында 31 август кичендә 18 сәгать 47 минутта янгын сүндерү хезмәтенә шалтырату килә, берничә минуттан янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерергә керешә. Янгында хатын-кыз гәүдәсе табыла. Өй тулысынча янып бетә.

Тикшерү эшенең беренче мәгълүматлары буенча, өйдә 1976 елгы ир-ат һәм 1973 елгы хатын-кыз өйдәш булып яшәгәннәр.

Алар арасында еш кына бәхәс чыга торган булган. Ир һәм хатынның уртак 14 яшьлек улы бар. Ул берничә мәртәбә полиция чакырган һәм әтисенең эчеп, әнисенә кул күтәрүе турында сөйләгән. 

Ә янгын булган көнне ир-ат хатын-кыздан бөтенләйгә котылырга уйлаган күрәсең. Өйгә ут төрткән дигән фараз бар. Ә үзе каядыр чыгып качкан. Хәзер ул федераль эзләнүдә. 

“Ул көнне мин керләр элеп торганда, туганымның ире өйдән трикодан гына чыгып чапканын күреп калдым. Берәр хәл булгандыр дип, өй эченә керергә уйлаганда тәрәзәдән ялкын телләре чыгуын күрдем, күршеләрне ярдәмгә чакырдым. Димәк, ул өйгә ут төрткән”, - дип сөйләгән һәлак булган хатынның бертуганы. 

Мөгаен, ир белән хатын арасында янәдән тавыш чыккан, аның барышында ир-ат үз –үзен кулда тота алмыйча, канистрдагы бензинны барлык бүлмәләргә сибеп, ут төрткән. Хатын янып үлә.

Ир-атның шундый гамәленә нәрсә сәбәпче булган, ни өчен хатын-кыз ярдәмгә чакырмаган – боларын хокук саклау органнарына ачыкларга кирәк. Һәлак булучының икенче группа инвалид булуы билгеле.

 

фото: янгын сүндерү бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев