Районыбызның Куакбаш авылында хәрби операциядәгеләр өчен тәмле күчтәнәчләр әзерләделәр
Әзерләү дәвам итә
Куакбаш авылындагы апалар-ханымнар игелекле эшкә берләште: хәрби операциядәге солдатлар өчен борщ, солянка банкалары әзерләде.
Әле мондый эшне беренче тапкыр гына башлаулары. Куркып кына тотынсалар да, беренче җыелуда ук бик күп банкада борщ “заготовкасы” әзерләгәннәр.
- Барлык әйберләрне халык китерде. Банкаларны да, борщ өчен кирәкле булган яшелчәләрне дә. Андый эшкә безнең авыл ярдәмчел, изге күңелле, - ди Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.
Эшләр өчен авыл мәчетенә җыелганнар. Чөнки монда пешерү өчен плитә дә, турау өчен урыннар – барысы да көйләнгән.
Хәрбиләргә тәмле күчтәнәчләр әзерләр өчен авыл апалары күбәү булып килгәннәр. Беренче атнада борщ ясасалар, бу атнада солянка әзерләгәннәр.
“Кайбер авылдашларыбыз әзерләшергә килә алмыйбыз, без өйдә генә ясап китерербез, диделәр һәм шулай эшләделәр дә. Менә ялга ике хәрби егетебез кайткан иде, алар артыннан күчтәнәчләрне биреп җибәрербез”, - ди Рушания Рафиковна.
Куакбаш авылы апалары моның белән генә тукталып калырга җыенмый, хәрби операциядә солдатлар өчен булышачак. Тиздән токмач кисү эшенә тотыначаклар, аннары маскировка челтәре үрү серенә дә төшенәчәкләр.
Әлбәттә, мондый күмәк эшләргә ярдәм итү кирәк, кушылырга теләкләре булганнар авыл советына мөрәҗәгать итә ала.
фотолар: авыл җирлегеннән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев