Районыбызның Урдалы авыл җирлегендә яңа ел бәйрәме белән котлау җигүле ат ярдәмендә башкарылган
Матур күренеш.
Быел Урдалы авылында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, тыл хезмәтчәннәрен һәм Карагай, Урдалы халкын яңа ел белән котлау традициясен яңадан керткәннәр.
Авыл халкы мондый котлаулардан бик канәгать калган. Чөнки алар янына җиккән атта матур итеп бизәлгән чанада Кыш бабай белән Кар кызы үзләре килгән.
Балалар Кыш бабайның килүен бик көткәннәр.
Кыш бабай белән Кар кызы бик юмарт булып чыккан, юлда очраганнарга да кәнфитләр биргәннәр.
Бу эштә катнашучылар: мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге.
Ә Николай Васильевның аты котлап йөрер өчен файдаланылган. 2026 ел да – Ат елы бит.
фотолар: Урдалы мәдәният йорты


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев