Районыбызның Урдалы авылыннан Яхъя Хөҗҗәтович Бикбов 95 яшен билгеләп үтте
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Урдалы авылыннан Яхъя Хөҗҗәтович Бикбов 95 яшен билгеләп үтте

Хөрмәткә ия кеше.


Ул гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында көч куйган, озак еллар бригадир булып эшләгән. Авылдашлары арасында – хөрмәткә ия кеше.

Бүгенге көндә Яхъя Бикбов кызы Фәния тәрбиясендә яши. Ил-көн яңалыклары белән танышып тора, яңалыклардан хәбәрдар. Көнен изге догадан башлый, биш вакыт намазны калдырмый.

Тыл хезмәтчәне Яхъя бабайны  истәлекле бәйрәме белән Урдалы авыл башлыгы Гөлшат Әхмәтова котлады. Исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде, истәлекле бүләк тапшырды.

 


Нет комментариев