Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Раковинадан су яхшы агып китеп торсын өчен нишләргә?

Раковина, ваннадан су акрынрак китә башласа, кибеттән сатып алынган махсус сыеклык салабыз. Әгәр дә ул кул астында булмаса, нишләргә?

Мондый сыеклыкны үзебез дә әзерли алабыз. Безгә яртышар стакан сода, аш серкәсе һәм бер кәстрүл кайнар су кирәк була. Башта су агып китә торган урынга сода сибәбез. Аның өстенә аш серкәсе агызабыз. Өстен берәр тәлинкә белән каплап куябыз.

Ярты сәгатьтән соң кайнап чыккан су агызабыз. Су гел яхшы агып китеп торсын өчен, әледән-әле ул урынга бер аш кашыгы коры горчица порошогы салып, өстенә бер чәйнек кайнар су коябыз.

 

 https://almet-rt.ru/news/lmt/51867

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев