Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рамазан аенда никах укытырга ярыймы?

Рамазан аенда нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә ярамый. Кайбер сорауларга җавап.

Рамазан аенда никах укытырга ярыймы?

- Рамазан аенда шәригатебезгә муафыйк һәр гамәлне башкарырга була (никах, баланы сөннәткә утырту һ.б.). Әмма бәйрәм табынын авыз ачу вакытына әзерләргә кирәк. Бу очракта икеләтә савап: ифтар кылу мәҗлесенә никах мәҗлесе савабы да өстәлә.

- Онытылып берәр нәрсә ашау уразаны бозамы?

- Юк, бу очракта уразагыз бозылмый, дәвам итеп тотып бетерергә кирәк. Әмма уразалы булуыгыз исегезгә төшү белән ашаудан туктарга кирәк.

- Рамазанда спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?Уразалы килеш спорт төрләре белән шөгыльләнү (бик каты тирләү, мәсәлән) уразаны бозарга мөмкинме?

- Уразаны боза торган гамәлләрдән кала башка гамәлләр белән шөгыльләнү уразаны бозмый. Спорт белән үзегезгә авырлык китермәсәгез, шөгыльләнергә була. Ураза сезгә авырлык булып тоелмасын өчен, спорт белән шөгыльләнү, организмны талчыктыра торган авыр хезмәтләрне ураза вакытында калдырып торырга киңәш ителә”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Матбугат ру сайтыннан

https://photo.tatar-inform.ru/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев