Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Рамил Сәитов - тел, йола, тарихны онытмаучы яшьләребез бар

Үзебезчә. Милли. Гади – әнә шундый сыйфатлар белән бәяләргә мөмкин 9нчы сыйныф егете Рамил Сәитовны.

Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә катнашып, Дипломант исеменә лаек булу – район һәм мәктәп өчен дә зур горурлык.
Күптән түгел Тимәш мәктәбенең 9 “А” сыйныф укучысы Рамил  Казанда VII Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финалында катнашты. Ә финалга кадәр Тимәш мәктәбенең татар теле укытучысы Рәсимә Хәйрова белән берлектә конкурсның шактый катлаулы берничә этапларын үттеләр һәм укучыбыз финалга чакыру алды. Шунысы бар: финалга барлыгы 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз сайланып алынган. Алар – 9-11 сыйныф  һәм 9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курслары студентлары. Егетләр арасында Тимәш мәктәбе укучысы Рамил Сәетов булуы безне шатландырды, горурлык хисе тудырды.

Рамилгә Ходай талантны, осталыкны өеп биргән. Әнисе Венера Ансаровна әйтүенчә, ул алфавитны үзе өйрәнеп, 4 яшендә укый торган булган инде. “Җырга сәләт тә аңарда иртә уянды. 2 яшеннән көйләр көйли иде. Моңа нәселебездә матур тавышлы булган әби-бабайлары сәбәпче”, - дип сөйли әнисе. Шулай ук Рамилнең әти-әнисе дә җыр-моң ярата. Талантлы егетебез Башкортстанның Илеш районы, үрнәк авылында Рифат һәм Венера Сәетовлар гаиләсендә беренче бала булып туа. 3 яшендә балалар бакчасына бакчасына бара. Ә 6 яшь тулгач, аларның гаиләсе Татарстанга Лениногорскига киләләр. Бүген Сугышлы авылында яшиләр. “Рамил бәләкәйдән үк тыныч, тыйнак, акыллы бала булып үсте. Зурларны олылады, каршы сөйләмәде”, - ди әнисе.

Сугышлы мәктәбенең беренче сыйныфына укырга бара. Әлбәттә, мәктәптә аның сәләтен күреп, укытучылар көненә багышланган концертта катнаштыралар, бу – аның тәүге чыгышы була. Аннан соң Рамилнең тормышында сәнгать дөньясы тулысы белән диярлек ачыла. Бәйге-конкурслар, аларда призлы урыннар алу. “Уку процессына комачау итмиме соң конкурслар?” дигәч, “Бераз авыррак инде, ләкин өлгерәм икесенә дә”, - ди Рамил.

Барысы да җыр ярата

Укуы да әйбәт, барлык фәннәрдән “бишле”ләр ялтырый, отличник. Шулай ук фәннәрдән булган олимпиадаларда катнашу – аның өчен әһәмияткә ия. 2022 елда Сугышлы мәктәбе башлангыч кына булып калгач, укуын Тимәш мәктәбендә дәвам иттерә. Коллективка тиз ияләште, югалып калмады, ди әнисе. Дөрес, Тимәш мәктәбе – саф татар мәктәбе булмаса да, Рамил миллилекне, татар телен онытмый. Биредә аны татар теле укытучысы Рәсимә Фуатовна күреп ала. “Рамил – тыйнак, ярдәмчел. Төрле иҗади чараларда бик теләп катнаша. Аңа әйдә, менә бу бәйгедә катнашабызмы дисәң, “Әйдәгез, әлбәттә, мин риза”, дип җиң сызганып тотына. Нәтиҗәләре дә шатландыра. Һәр ел саен татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадада катнашып, призлы урыннар яулый. Г. Тукай, М. Җәлил шигырьләрен укучылар бәйгесен калдырмый, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Мин аңа хыяллары тормышка ашуын, киләчәктә дә милли рухлы, һәрвакыт алдынгы, батыр, максатчан булып калуын телим”, - ди Рәсимә Хәйрова.

Узган ел ноябрь аенда Мәдәният сараенда узган “Аулак өй көрәш” финалында күрдек без Рамилне. Тимәш мәктәбе командасында ул җыр-бию ягыннан аерылып торганы истә.
Бүгенге көндә ул 9нчы сыйныфны тәмамлау алдында, имтиханнарга әзерләнә. “Әлеге вакытта минем иң зур хыялым имтиханнарны яхшы гына тапшыру, үзем теләгән уку йортына укырга керү”, - ди Рамил.
Рамилнең әнисе – Венера Ансар кызы, Сугышлыда туа, бүген Лениногорск шәһәрендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Әтисе – Рифат, тумышы белән Башкортстаннан, хәзерге көндә шофер булып эшли. Сеңелесе – Язилә, Тимәш мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы. Ул да, абыйсы сыман, җыр-моңга тартылган, абыйсыннан бер дә калышмый, диделәр.

Бар яклап сынаучы бәйге

Рамилнең хәтерендә «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе озак сакланачак әле. “Мондый дәрәҗәдәге зур конкурста катнашканым юк иде”, - ди. Әлеге бәйгенең финал өлешенә кадәр Рамил укытучысы белән биремнәрне онлайн аша үтәделәр. Бу хакта тәфсилләбрәк Рәсимә Хәйрова сөйли: “Беренче эшебез “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихы” темасына инша язу булды. Безнең төбәк тарихында, мәдәният, фән өлкәсендә горурланырлык шәхесләр аз түгел. Без якташыбыз, татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган шәхес – Габдерәхим Утыз  Имәни  әл-Болгарига тукталырга булдык. Соңрак Рамил видео аша әңгәмәдә катнашты. Ул төрле сорауларга җавап бирү рәвешендә булды. Аннары безгә финалга үтүебез турында хәбәр килде, ләкин тагын өч бирем үтәү шарт итеп куелды. Беренче видео үзең белән таныштыру, икенчесе гаилә өчен кирәкле һәм файда китерүче эшләнмә ясап, эшләү процессын төшереп җибәрү”, - ди Рәсимә Фуатовна. Рамил өйдә кирәкле җиһаз – урындык  ясаган. Өченче видеода нәселдә булган, горурланырлык ир-ат турында сөйләргә кирәк була. Укытучысы белән киңәшләшкәч, Рамилнең махсус хәрби операциядә катнашучы туганы (двоюродные) турында видеозма әзерләгән. Күргәнегезчә, конкурс җитди әзерлекне сорый, тарихны, гаилә традицияләрен дә белүне таләп итә. Әлбәттә, һәрбер эше өчен Рәсимә Фуатовна уңышлы гына килеп чыксын дип борчылган, Рамилгә ныклы терәк булып торган. Аннары инде финалга әзерләнә башлаганнар: иҗади биремгә җыр сайлау, татар шагыйрьләре, композитор, җырчы, рәссамнарны, гореф-гадәтләр, йолалар, күренекле шәхесләр турында белемнәрне ныгыту.

 

Розалия Мостафина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев