Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Редакциягә якташ язучыбыз Мәхмүт Газизовның архивын җибәрделәр

Электрон вариантта, кулъязмалар белән.

“Заман сулышы” газеты редакциясе белән Чаллы шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Роза Хәмидуллина элемтәгә чыкты. 

Роза ханым әйтүенчә, безнең якташ язучыбыз Мәхмүт Газизовның шәхси архивын Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеена язучының хатыны –  Нурсинә апа Газизовага тапшырган. 

Исегезгә төшерәбез: язучы, шагыйрь Мәхмүт Газизов Урдалыда туып-үсә. 1970-2013 елларда Чаллы шәһәрендә яшәгән, шунда җирләнгән. Китапханәче Роза ханым безгә – редакциягә язучының шәхси архивыннан табылган язмаларын, фотоларны җибәрде. Бик зур рәхмәт аңа.

“Мәхмүт абый үзе еш кына шигырьләрен «Мәхмүш бабай» тәхәллүсе белән вакытлы матбугат битләренә тәкъдим итә иде. Менә сезгә аның 1994 елда язылган шаян шигырен тәкъдим итәм”, - ди Роза Хәмидуллина.

 

Мәхәббәт

Ниләр булмый бу дөньяда!
Кара инде, күр әле:
Чын-чынлап Су анасына
Гашыйк булган... Шүрәле!

Бер чак таңда күл гүзәле
Су коенган чагында
Шүрәле агач артыннан
Күреп торган барын да...

Шул мәлдән «урман сарыгы»
Мәҗнүннән дә уздырган. –
Йөрәге купкан, Сусылу
Аның күзен екыздырган.

Күңелендә бер бөртек тә
Усаллыгы калмаган.
Калыр иде – җанын-тәнен
Сөю уты ялмаган.

Үрсәләнә, борсалана
Әллә нишләмәк була;
Кызның ефәк сачкәйләрен
Үбеп иснәмәк була;

Нечкә сиртмә билкәйләрен
Сыйпап, тотмакчы була,
«Кети-кети» иткән шәпкә
Кысып кочмакчы була...

Су анасы да хәйләкәр,
Ни әйтсәң дә – хатын-кыз;
Юри кызыктырып йөзә, -
Шүрәле бит хатынсыз.

Миңа да гыйшык тоталар
Дип шатлана, сөенә;
Тарагын урлап китсәң дә,
Эзләп килмәс өеңә.

Зыян салмый адәмнәргә,
Батырам дип сөйләнми;
Балык тоткан малайларны
Күл төбенә сөйрәми.

Сөю-мәхәббәт һәр затны
Меңгә үзгәртә икән.
Начар холык-фигыльне дә
Ипли, төзәтә икән.

Әй Шүрәле, мөкиббән җан
Су анасы гүзәлгә!
Парлашып су коенмакчы,
Өйрәнәм, ди, йөзәргә...

Кытыкламый, туктады гел
Кешеләргә тиюдән;
Яр буеннан китә алмый, –
Башы чыкмый сөюдән.

 

фото: Чаллы китапханәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев