Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Советы комитеты республика Конституциясенә төзәтмәләр пакетын эшләп бетерәчәк

Бүген Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте.

Депутатлар закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазифасын атау мөмкинлеге чагылыш тапмавына игътибар иткән. 2021 елның 21 декабрендәге «Россия Федерациясе субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 414нче Федераль закон белән шундый мөмкинлек каралган.

Тәкъдим ителгән редакциядә исә бу мөмкинлек исәпкә алынмаган.

Шунлыктан депутатларда закон инициативасын әзерләгән вакытта федераль законның әлеге нормасы ни өчен гамәлгә ашырылмаган дигән сорау туган. Депутатлар фикеренчә, республиканың бай тарихы, шул исәптән аның дәүләтчелеге барлыкка килүе һәм үсеше ачык хакимият органы атамасын билгеләгән вакытта исәпкә алынырга тиеш. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча документны әзерләп бетерергә кирәк дигән карар кабул ителде.

https://tatar-inform.tatar/news/daulat-sovety-komitety-konstituciyaga-tozatmalar-paketyn-eslap-betererga-karar-kyldy-5864647

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев