Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республикакүләм ифтарны оештыручылар кунакларга «Казан Экспо» үзәгенә алданрак килүне сорый

29 мартта Казанда 12нче Республикакүләм ифтар оештырылачак.

Ифтарны оештыручылар, куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, кичәгә алдан килергә чакыра.

Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

Кунакларның әлеге  чараларны аңлап һәм җаваплылык белән кабул итүен сорыйбыз. Теләге булган һәркемне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә көндезге сәгать өчтә (15:00) көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

 https://tatar-inform.tatar

Фото: t.me/rustamminnikhanov/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев