Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Резидә Шәрәфиева турында якыннары: «Илһам абыйның җидесендә хәле китте....»

Аның җитди чирләгәнен берничә якын кешесе генә белгән.

 («Шәһри Чаллы»)

19 июль кичендә бөтен җаннарны тетрәндерерлек хәбәр килде. «Яңа гына Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат булды», – диделәр.

Резедә Шәрәфиева – Чаллыда канат ярган җырчы. Ул башта «Кыйбла» яшьләр клубында, аннары «Сердәш» ансамблендә, соңрак Равил Галиев белән бергә «Хыял» ансамблендә җырлады. Үзенә генә хас моңы, тембры, зәвыклы киенүе, сәхнәдә тотышы белән ул тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Резидәне беркем белән чагыштырып та, беркем белән бутап та булмый. Ул бердәнбер һәм шулай булып калачак та. Татар халкы аны «Ачуланма», «Бер тутырып карадың», «Әнкәй янына кайтам», «Бусага», « Бураннарга каршы барам», «Бүләк итәм күңелем җылысын»,«Килә ява бер болыт», «Кире кайтып булмый үткәннәргә», «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына» һәм башка җырлары белән күңелендә саклаячак. 

Резидә  иҗатта чын профессионал булса, тормышта ачык күңелле, ихлас, ярдәмчел, затлы, гади һәм зыялы шәхес иде. 

Көчле рухлы Резидәбезне сагынып яшәрбез инде. Ул яман шеш белән көрәшкәндә дә, бервакытта да зарланмады. Хәлләрен сорашсаң, һәрвакыт «Аллаһка шөкер», – дия иде. 

Җырчының әнисе, 19 яшьлек кызы, сеңелесе һәм энесе калды. Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Резидәнең туганнары, иҗатташ дуслары кадерле кешеләренең яңа җырларын тамашачылар хозурына чыгарырга ышандырдылар. 

Резидә Шәрәфиеваның вафаты киң җәмәгатьчелекне тетрәнде. Тамашачылары аның турында шигырьләр, бәетләр язалар, дуслары истәлекләре белән уртаклаша.

Хәния Гәрәева, рәссам:
– Резидәбезнең үлем хәбәрен ишеткәч 100 тапкыр шок кичердем. Һаман айнып булмый әле. Чөнки ул минем яраткан җырчым гына түгел, горурланырлык авылдашым да. Мин аның авырганын белә идем. Дарулар, үләннәр эчә, рухы да көчле, авыруны җиңәр дип өметләндем. Резидәнең әнисе Рәйхана апа минем әнием белән дус иде. Мин бу гаиләне күптәннән беләм. Резидә туганнарының яклаучысы булды. Кечкенәдән зыялы, кешелекле, ярдәмчел булып үсте. Әлеге матур сыйфатлар аңа әби-бабалары, әти-әнисеннән күчкәндер. 

Резедә белән федераль Сабантуйларга бергә йөрдек. Быел Төмән, Мәскәү Сабантуенда күзләрем гел эзләде үзен, таба гына алмадым. Артистлардан: «Резеда кая?» – дип сорадым. «Гастрольдәдер», – дип кенә җавап кайтардылар. 

16 июльдә шалтыратып хәлен белергә булдым. Хәле авыр булгандыр инде. Җавап бирмәде.  Сиздерми дә китеп барды. Күпкырлы талант иясе, кабатланмас моң илчесе Резидә Дамир кызының урыны җәннәттә булсын. 

Гөлсөяр Садыйкова, туганы:
– Резидәбезнең китүе барыбыз өчен дә бик авыр булды. Әле дә күзләребездән яшь кипми. Чирләвен бик нык  яшерде. Соңгы тапкыр энесе Илһам абыйның 7сендә очрашкан идек. Шунда ук бик ябыккан иде.  Бер мәлне хәле китте. Зөләйха: «Әнием, әнием» дип мендәр алып килеп бирде. Ятып торды. Без ахырга кадәр аның җитди чирләгәнен белмәдек. Берничә атна элек шалтыратып хәлен сорашкан идем. «Барсы да тәртиптә, апаем», – диде. Бер атна элек Рәйхана апа да: «Хәлләр бер көе, әкрен генә йөреп торабыз», – диде. 19 июльдә җаныбызны коточкыч хәбәр кисте. Резидә апабыз безне ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. 

 

https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/sizdermi-da-kitep-bardy

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев