РФ мәгариф министры укытучыларның хезмәт хакы артачагын фаразлады
Мәгариф министрлыгы бөтен ил буенча укытучыларның хезмәт хакы артыр дип фаразлый.
Бу хакта Мәгариф министры Сергей Кравцов Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
«Хезмәт хакы аңлаешлы, үтә күренмәле булырга тиеш һәм хәзер булган тайпылышлар булырга тиеш түгел. Һәм мин хезмәт хакы арту ихтималын да кире какмыйм», – диде ул.
Кравцов сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе төбәкләр буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булмавын күзәтәләр.
«Димәк, төбәк буенча уртача хезмәт хакының ничек үсүенә бәйле рәвештә укытучыларның да хезмәт хакы артачак», – дип өстәде министр.
Мартта вице-премьер Дмитрий Чернышенко 2026 елда педагоглар хезмәтенә түләүнең яңа системасын раслау, ә 2027 елдан аны барлык мәгариф оешмаларында кертү планнары турында белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев