Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханына нинди азык-төлек алып керергә мөмкин икәнен әйтте
Имтихан вакытында сынау бирүчеләр капкалап алырга мөмкин, әмма моны башкаларга комачауламаслык итеп эшләргә тиешләр.
Бердәм дәүләт имтиханына шоколад, банан, йогурт һәм газсыз су алып керергә мөмкин. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) белешмәлегендә шундый киңәшләр урын алган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, имтиханга бары тик газсыз су гына алып керергә рөхсәт ителә. Газлы эчемлекләр алырга ярамый, чөнки шешәне ачкан вакытта алар имтихан материалларына зыян китерергә мөмкин.
Шулай ук Рособрнадзорда имтихан вакытында сынау бирүчеләр ашарга-эчәргә мөмкин, әмма моны башкаларга комачауламаслык итеп эшләргә тиешләр, дип искәрттеләр. Азык-төлек капларында биремнәрне үтәү белән бәйле бернинди язмалар булырга тиеш түгел.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев