Роспотребнадзор санитария нормаларына туры килмәгән пляжлар исемлеген яңартты: Лениногорск пляжы бу исемлектә бармы?
Татарстанда сулары гигиена таләпләренә туры килмәгән алты пляжны атадылар.
Алар - Казанның «Локомотив», «Түбән Елга аръягы» һәм «Зур Аккош күле» пляжлары. Моннан тыш, Зәй шәһәренең Зәй-2 микрорайоны пляжлары, Мөслимдә Ык елгасы буендагы пляж һәм Әлмәттә «Пляж» туристик-рекреацион зонасы таләпләренә туры килми.
Роспотребнадзор шулай ук Татарстанда ял итү һәм коену өчен имин пляжлар исемлеген тәкъдим итте. 2025 елның 8 августына сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре түбәндәге пляжларда гигиена таләпләренә туры килә:
• Казанда «Тирән күл» пляжы;
• Казанда «Комсомольский» пляжы;
• Лаешта «Кама диңгезе» пляжы;
• Түбән Кама районының Красный Ключ поселогындагы «Кама» шәһәр пляжы;
• Нурлатта «Кондырча» паркы пляжы;
• Мамадыш шәһәренең «Нократ» пляж комплексы;
• Кама Тамагында «Җәй» пляжы;
• Чистайда «Юность» пляжы;
• Чистай районының Каргалы авылында «Кизләү» күле буендагы пляж;
• Чаллы шәһәре пляжы;
• Лениногорск шәһәре пляжы;
• Тәтеш шәһәре пляжы;
Бөгелмә шәһәренең «Аквапарк» пляжы;
• Яшел Үзән шәһәре пляжы;
• Алексеевск шәһәренең Гагарин урамындагы пляж;
• Буа районының Карлы авылында актив ял итү зонасы белән пляж;
• Минзәлә шәһәр пляжлары - Минзәлә елгасының уң һәм сул ягы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев