Роспотребнадзор: Татарстанда ковидның «кентавр» штаммы белән авыручылар юк
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа мутациясе - «кентавр»ны йоктыручылар юк.
«Омикрон»ның 1309 очрагы теркәлгән, без аны Саратовтагы «Микроб» чумага каршы институтка җибәрәбез. Covid-19 инфекциясенең авыр һәм гадәти булмаган формалары белән авыручы олылардан һәм балалардан алынган материалларны җибәрәбез», - дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
34 кеше чит илдән «омикрон» йоктырып кайткан, 1275 кеше - республикада.
Любовь Авдонина сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда «кентавр» штаммы белән авыручы юк.
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев