Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Герое Рәсим Баксиков: Ватаныбызның тыныч тормышта яшәвен күрергә телибез

Россия Герое – өлкән лейтенант Рәсим Баксиков Казанда узган XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестиваленең зона этабы гала-концертында булды. Оештыручыларның үтенече белән ул кичә ахырында тамашачыларга мөрәҗәгать итте.

«Бүген без биредә күргән әйберләр – хәйран калырлык. Алар профессиональ актерлар да , артистлар да түгел, алар – оешма һәм предприятиеләрдә эшләүче яшьләр», – дигән бәя бирде Россия Герое гала-концертта чыгыш ясаучыларга.

Казанда XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестивале зона этабының йомгаклау гала-концертында булды.

Искәртеп, үтик Монолит кушаматлы өлкән лейтенант Рәсим Баксиков – «Дед Мороз» кушаматлы танк экипажы әгъзаларыннан берсе (баштарак гаммәви мәгълүмат чаралары, ялгышып, машинаның кушаматын «Алеша» дип язган иде). Экипаж җәен Украина Кораллы көчләре колоннасы һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кайтаруда катнашты. Шуның өчен аның барлык әгъзалары да Россия Герое исеменә лаек булды.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев