Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Мәдәният министрлыгы эксперт Александр Мартыновны аттестациядән мәхрүм итте

Россия Мәдәният министрлыгының аттестация комиссиясе эксперт Александр Мартыновны аттестациядән мәхрүм итү карарын кабул итте.

Карар комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде, дип хәбәр иттеләр ОКН ТР Комитетында..

Элегрәк, 17 мартта, комиссия эксперт эшчәнлеген материалларны өстәмә өйрәнү өчен 45 эш көненә вакытлыча туктатып торды.

Аттестациядән мәхрүм ителүнең сәбәбе – Мартыновның эксперт эшчәнлеге барышында ачыкланган мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге законнарны берничә тапкыр бозу.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты берничә ел дәвамында Россия Мәдәният министрлыгына бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр юллады.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев