Быелдан Татарстан мәктәпләрендә тәртип өчен билгеләр 2-8 нче сыйныф укучылары өчен пилот буларак кертелде.
Тәртип өчен куелган билгеләр өлгерешкә, арадаш аттестациягә һәм йомгаклау аттестатына йогынты ясамаячак. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, укучыларның үз-үзләрен тотышын академик өлгерештән аерым бәяләячәкләр. Алынган билге агымдагы билгеләр куйганда һәм арадаш аттестация үткәргәндә, исәпкә алынмаячак, шулай ук укучы аттестатында да чагылыш тапмаячак.
Укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләү өчен конкрет критерийлар эшләгәннәр. Алар арасында-мәктәп кагыйдәләрен, Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәү, шулай ук үз-үзеңне тотуның законлылыгы.
Нет комментариев