Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия мәктәпләрендә бердәм тарих курсы барлыкка киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин гомуми һәм илебез тарихын «Тарих» бердәм мәктәп курсына берләштерү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.

 

Шулай итеп, төп һәм урта белем алучы мәктәп укучылары дәүләт тарихын гомуми контекстта өйрәнә башлаячак, диелә Россиянең тарихчылары һәм традицион диннәр вәкилләре белән очрашудан соң Путин йөкләмәсендә.

Мәсьәләне эшкәртү белән Россия Мәгариф министрлыгы, Тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия, Россия тарихи җәмгыяте һәм РФ Дәүләт Советының «Мәгариф» юнәлеше буенча комиссиясе шөгыльләнәчәк.

Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы, ведомствоара комиссия, төбәк хакимияте органнары һәм Мәдәният министрлыгы Россия тарихы контекстында туган якны өйрәнү тарихы фәнен интеграцияләү, туган як тарихын укытуга бердәм якын килү (туган якны өйрәнү музейларында тиешле дәресләр үткәрү мөмкинлеген күздә тотып) буенча тәкъдимнәр кертәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев