Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә 5 процентлы гомуми ипотека программасын гамәлгә ашыра башларга тәкъдим иттеләр

Шундый тәкъдим урын алган хатны Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Үзәк Банкка һәм Хөкүмәткә юлладылар.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты Россиядә барлык гражданнар өчен 5 процентлы ставка белән һәм бюджет акчаларын кулланмыйча гына ипотека программасын гамәлгә ашыру инициативасы белән чыгыш ясады. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко искәрткәнчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган 8 процентлы ташламалы ипотека программасы 2024 елның уртасына кадәр озайтылган. Аның алга таба дәвам итәчәгенә өметләнергә генә кала, шунлыктан күчемсез милек базарындагы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен параллель рәвештә альтернатив карарлар эзләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк, дип искәртте ул.

Үзәк Банк банкларга кредитларны элегрәк бирелгән еллык 2 процентлы ышанычлы ипотека портфельләре буенча залогка тәкъдим итәр дип көтелә. Шул ук вакытта, финанс оешмаларына билгеләнгән өстәмә хак 2-3 процент тәшкил итәчәк, шул рәвешле, гражданин өчен мондый займ буенча ахыргы ставка 5 проценттан артмаячак, диелә парламентарийлар юллаган хатта.

Россия Банкында билгеләп үтүләренчә, ипотекада катнашучыларга ярдәм күрсәтү программасы, ташламалы кредитлау программалары кебек үк, гомуми түгел, ә адреслы булырга тиеш.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев