Россиядә коронавирусның «Пирола» варианты барлыкка килгән
Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр итте.
Россиядә коронавирусның яңа «Пирола» вариантын йоктыруның ун очрагы ачыкланган.
«3 ноябрьгә кадәр без Россиядә бу вирусны теркәмәдек», — дип белдерә Попова журналистларга. «Пирола» вирусы чирнең авыррак агышына китерми, дип өсти ул. Аның сүзләренчә, барлык ачыкланган очраклар читтән кергән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә әйтүләренчә, «Пирола»ның Россия территориясендә таралуы дәвам итәр дип көтелә.
Элегрәк Попова Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арта башлаган дип хәбәр иткән иде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, авыручылар саны бер ай эчендә ике тапкыр арткан. Шул ук вакытта аларның гомуми санының 30 проценты федерациянең өч субъекты —Мәскәү, Мәскәү тирәсе һәм Санкт-Петербургка туры килә.
Попова шулай ук хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе белән чирләү очраклары пандемиянең беренче ике елына караганда җиңелрәк үтүен сөйләде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте элегрәк кисәткәнчә, коронавирусның яңа «Пирола» вариантында өстәмә мутацияләр бар. Ул элеккеге вариантлар, шул исәптән «Омикрон»га караганда йогышлырак. Шул ук вакытта ведомствода Россиядә «Пирола»ны ачыклау өчен тестлар һәм дәвалау өчен препаратлар барлыгын ассызыкладылар.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев