Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәрттеләр

РФ Хөкүмәте машина йөртү хокукына имтиханнар тапшыру тәртибенә яңа төзәтмәләрне раслады.

Аларның бер өлеше киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. Бу хакта  «Татар-информ» хәбәр итә.

Практик имтиханны теориядән соң 60 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк булачак. Элек моңа ярты ел бирелә иде. Өлгермәсәләр, теорияне яңадан тапшырырга туры киләчәк. Яңа имтиханны моннан соң бер ай узгач кына билгеләячәкләр.

Әгәр кандидатта телефон, шпаргалка яки башка техника тапсалар, имтиханны туктатырга мөмкиннәр. Нәтиҗәләр дә юкка чыгарыла. Бу очракта яңадан бер елдан соң гына бирергә мөмкин булачак.

2027 елдан «Дәүләт хезмәтләре» аша гариза биргәндә, әгәр ул бердәм медицина базасында булса, медицина белешмәсен китерергә кирәкми. Ләкин белешмәнең гамәлдә булу вакыты хокук бирелгәнче тәмамланган булса, имтихан һәм таныклык бирү туктатылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев