Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә МРОТ 2030 елга 35 мең сумга кадәр күтәреләчәк

Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) киләчәк елларда даими рәвештә артырга мөмкин.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов 2030 елга МРОТны аена 35 мең сумга кадәр күтәрү планын игълан итте.

Депутат хәбәр иткәнчә, минималь хезмәт хакын этаплап арттыру каралган. Мисал өчен, 2026 елда МРОТ инде 20% ка үсеп, хәзер 27 мең сумнан бераз күбрәк тәшкил итә. Нилов билгеләвенчә, бу тулы мәшгульлектә эшләүче һәр россияле өчен минималь финанс гарантия булып тора.

«Конкрет төбәк өчен минималь хезмәт хакы федераль МРОТтан ким булырга мөмкин түгел, ләкин күбрәк булырга мөмкин», — дип ассызыклады депутат.

Хәзерге вакытта якынча 4,5 млн кеше МРОТ дәрәҗәсендә хезмәт хакы ала. Минималь хезмәт хакы — бу эш бирүче хезмәткәргә тулы ай һәм сәгать нормасын үтәгән очракта түләргә тиешле база суммасы. Анда оклад кына түгел, премияләр, өстәмәләр һәм район коэффициентлары да керә.

Экспертлар фикеренчә, МРОТ — халыкның керем дәрәҗәсе һәм икътисад үсеше өчен мөһим индикатор булып тора. 2030 елга аның артуы хезмәт базары өчен стимул һәм гражданнарның минималь керемнәрен тәэмин итү чарасы булачак.

 https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев