Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә шәхси мобильлек чаралары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре үз көченә керде

1 марттан Россия Федерациясендә электр самокатларын һәм шундый техниканы куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән норматив-хокукый акт үз көченә керде.

Шул турыдагы документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Хәзердән, электр самокаты, электроскейтборд, гироскутер, сегвей, монотәгәрмәч һәм аларга охшаш җайланмалар рәсми рәвештә мобильлек чарасы статусын алды. Боларга бер яки берничә тәгәрмәче яки ролигы булган, двигатель ярдәмендә шәхси хәрәкәт итү өчен ясалган урам транспорты керә.

Җиде яшькә кадәрге балаларга мондый транспортта тротуарлар һәм велосипед юлларында олылар белән генә йөрергә ярый. Җиде яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар бу төр транспортта велосипедчылар өчен бүлеп бирелгән зоналарда хәрәкәт итә ала, олыларның булуы мәҗбүри түгел.

14 яше тулган яшүсмерләргә шәхси мобильлек чараларында юлның машиналар йөри торган өлешенең уң ягында –  велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән урыннарда хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, әмма андагы тизлек чикләре сәгатенә 60 чакрымга кадәр генә булырга тиеш. Шул ук вакытта транспортның тормоз системасы, шулай ук ак һәм кызыл төстәге алгы һәм арткы фаралары булырга тиеш.

Шәхси мобильлек чараларында 25 км/сәгатькә кадәр булган тизлек белән хәрәкәт итәргә ярый. Әгәр электр транспортының массасы 35 килограммнан артмаса, тротуарларны, җәяүлеләр һәм велосипед юлларын кулланырга рөхсәт ителә.

Яңа статус гадәти самокатларга һәм роликларга кагылмый. Аларны кулланган гражданнар җәяүле санала.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев