Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә үзгәреш кертмәкчеләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ташламалы дарулар белән тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертмәкче.

Ул гамәлгә керә калса, даруханәдә булмаган кирәкле даруны фармацевт хәбәр иткәч кенә килеп аласы булачак. Ташламалы дару эзләп бер даруханәдән икенчесенә чабарга туры килмәячәк, кыскасы. Һәрхәлдә яңа проект авторлары шулай дип ышандыра.

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин ташламалы дарулар белән тәэмин итү тәртибен камилләштерергә, кешегә булмаган даруны алып кайтып бирүнең төгәл вакытын билгеләргә кушкан иде. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгына ел азагына кадәр шундый бурыч куелды.

Үзгәреш гамәлгә кергәч, даруханәдә кирәкле дару булмаган очракта кешегә кичектереп хезмәт күрсәтергә тиеш булалар. Фармацевт рецепт артына «хезмәт күрсәтүгә алынды» дип язып, мөрәҗәгать иткән көнне язып куярга тиеш була. Моннан тыш ул моны үзенең журналында да теркәргә тиеш. Проект авторлары кешегә кирәкле даруны табып бирү вакытын да тәгаенләгән. Әгәр кешенең кулындагы рецептка «ашыгыч» дигән тамга куелган булса, аңа кирәкле даруны рецептның яраклылык вакыты чыкканнан соң өч көн эчендә, андый тамга булмаса, ун көн эчендә тапшырырга тиеш булалар.

Даруханәгә кирәкле препарат кайткач, кешегә бу хакта смс хәбәр килергә тиеш. Кеше рецептны кайсы даруханәдә калдырган булса, даруны да шуннан барып алырга тиеш була.

Бушлай даруларга кемнәр хокуклы?

– Инвалидлар һәм инвалид балалар.

– Бөек Ватан сугышы ветераннары.

- 3 яшькә кадәрге балалар һәм күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче 6 яшькә кадәрге балалар.

– «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр.

– Бөек Ватан сугышы ветераннары, вафат булган сугыш инвалидлары һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның гаилә әгъзалары.

– Бөек Ватан сугышы вакытында гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда хезмәт итүчеләр.

– Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы хәрби объектларда эшләүчеләр.

– Чернобыль АЭСындагы һәлакәттә радиация алган затлар.

Нинди чирләр вакытында?

Яман шеш, бронхиаль астма, ревматизм авырулары (ревматоидлы артрит, Бехтерев авыруы, волчанка), шикәр чире, инфаркт, ДЦП, зиһен таркалу (рассеянный склероз).

Рецептны кайдан аласы?

Участок терапевтына мөрәҗәгать итәсе.

Даруны кайдан алырга?

Муниципаль даруханәдән алырга кирәк.

Ташламалы даруга рецепт бирүдән баш тартсалар?

Росздравнадзор идарәсенә (8 (843) 292-54-37) яки судка.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149399/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев