ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «Ялкын фест»ка чакырды

Әлеге балачак фестивале Казан Кремлендә 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә узачак. Башлану вакыты – 10:00. Республика җитәкчесе әлеге чарага үзе дә барырга планлаштыра.

«Иртәгә Казан Кремлендә көне буе «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» балачак фестивале узачак! Бөтен гаиләгез белән килегез! Мин дә киләм», — дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.

"Т.И."


Нет комментариев