Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак
15 ел эчендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты.
«Бүгенге көнгә 54 ил катнашуын раслады. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Халыкара сәфәрләрем вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик гамәл төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай», - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 майда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев