Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны кисәтүне көчәйтергә өндәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруларны профилактикалауны көчәйтергә чакырды.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Без җәйге табигатьтә ял итү сезонын ачабыз, күпләп дача бистәләренә, урман массивларына чыгабыз. Кемнең күбрәк вакыты бар, пикниклар оештыра", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булган янгынга каршы махсус режим турында искәртте.

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне, чүп-чарны яндыру, урманнарга, хуҗалык корылмаларына, биналарга терәлеп торган участокларда ачык утта ризык әзерләү тыела, диде ул.

 

Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев