Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәренә килде, анда 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ябылу тантанасы узачак. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ысыккүл халыкара аэропортында аны Кыргызстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Улан Маматканов һәм республиканың табигый ресурслар, экология һәм техник күзәтчелек министры Акыл Токтобаев каршы алды.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ябылу тантанасы иртәгә уза. Аның барышында ярыш символларының берсе Россия Федерациясенә тапшырылачак. Киләсе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 2028 елда Казанда үтәчәк.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары – милли һәм этник спорт төрләренә багышланган зур халыкара чара. Быел анда 100дән артык илдән 3 меңнән артык спортчы катнаша. Татарстан спортчылары да Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында актив катнаша. Алар алыш, кул көрәше, ат өстендәге көрәш һ.б. ярышларда чыгыш ясый.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Нет комментариев