«Бу хакыйкать - мәңгелек»: Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Бүген бәйрәм.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итте һәм видеокотлау урнаштырды.
«Бүген илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безнең барыбызны да иң мөһим әйбер тирәсендә берләштерә. Татарстанның барлык гаиләләрен чын күңелдән котлыйм, һәр йортка иминлек, һәр гаиләнең үзара аңлашып яшәвен телим!» - дип язган ТР Рәисе үз МАКС мессенджерындагы каналында.
«Кеше гаилә белән көчле» – дигән ата-бабаларыбыз. Бу хакыйкать - мәңгелек. Якыннарыгызны саклагыз» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев