Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССР оешуның 104 еллыгы белән котлады
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССР оешуның 104 еллыгы белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсе һәм Telegram-каналында төбәк халкын ТАССР оешуга 104 ел тулу белән котлады.

«Безнең республика өчен истәлекле көн — 1920 елның 25 июнендә Татар АССРы игълан ителде», - дип искәртте ул.

«Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» – дип теләде ТР Рәисе, әлеге тарихи вакыйгага багышланган видеоязма урнаштырып.

"Т.И."

 


Нет комментариев