Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язылучыларны Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте.
Республика җитәкчесе видеоролик та урнаштырган, аның геройларына туган телне куллану көч бирә һәм нәтиҗәдә фиджитал-турнирда җиңү алып килә.
«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев