Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне тантаналы Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Бу бәйрәм дин тотучыларның күңелендә якты өметләр, рухи яңарышка, игелеккә һәм шәфкатьлелеккә омтылыш хисләре уята. Хәзерге авыр сынаулар чорында җәмгыятьтә мондый изге гамәлләргә ихтыяҗ тагын да арта, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем аларны йөрәгенә якын кабул итә.

Раштуа – зур дини бәйрәм булу белән беррәттән, кешенең якыннары, газизләре турында кайгыртуы ни дәрәҗәдә мөһим булуын янә бер кат раслый торган гаилә бәйрәме дә. Бу исә гаиләне, аның традицион рухи хәзинәләрен яклауны киңрәк җәелдерү максат итеп куелган Гаилә елында аеруча тирән мәгънәгә ия.

Сезгә чын йөрәктән бәйрәмчә күтәренке рух, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим», – диелә котлау текстында.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев