Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында шундый сүзләр китерде.

Үткән өч дистә елдагы вакыйгалар республикада яшәүче барлык халыкларның тарихи, милли һәм рухи хәзинәләрен, мәдәниятен һәм телен саклауда һәм үстерүдә Төп законның зур әһәмияткә ия булуын дәлилли.

Бүген Татарстан ышанычлы адымнар белән алга бара һәм, илнең терәк төбәкләреннән берсе буларак, Россия Федерациясе дәүләтчелеген, аның көчен, оборона куәтен ныгытуга мөһим өлеш кертә.

Бездә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли торган Татарстан Конституциясенең берләштерү роле читтән көчле басым ясалган хәзерге шартларда тагын да арта. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланып, без илебез бердәмлеген ныгыту эшен дәвам иттерербез һәм кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыгарбыз дип ышанам», – диелә котлау текстында.

https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstanlylarny-tatarstan-konstituciyase-kone-belan-kotlady-5862473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев