Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм районның Мактаулы гражданины, мәгърифәтче Галия Рәхимова вафат

Арабыздан шәһәр һәм районның Мактаулы гражданины, мәгърифәтче, гомере буе балалар укытып, җәмгыятебезгә бик күп югары әхлаклы, тирән белемле яшьләр тәрбияләп биргән Галия Мәгъсүм кызы Рәхимова китеп барды.


Галия Рәхимова районның Керкәле авылында 1935 елның 5 гыйнварында өченче бала булып туган. Керкәле 7 еллык мәктәбендә, аннан соң Иске Шөгер мәктәбендә белем ала. Бөгелмәдә “Учительский институт” дигән уку йортын тәмамлагач, “Яңа җирләр” дигән җирләргә Омск өлкәсенә чирәм җирләргә юллама белән эшкә китә.

Аннан кайткач, мәктәпләрдә урын булмау сәбәпле, ЗАГС бүлеге, паспорт өстәле оешмаларында эшли. 1957 елда Федотовка мәктәбенә эшкә билгеләнә. Аннан Керкәле мәктәбенә күчерелә, соңрак Лениногорск балалар бакчасында эшли.

Язучы Җәмит Рәхимов белән гаилә коргач, 1957-1961 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 1972 елдан 1982 елга кадәр Тимәш мәктәбендә, 7нче, 8нче мәктәпләрдә эшли.

Гомере буе ул яшь буынга белем, әхлакый тәрбия һәм дин гыйлеме биргән кеше. Лаеклы ялга чыкканнан соң, район һәм шәһәребез мәктәпләре белән эшне дәвам итте. Укытучылар белән бергәләп укучыларны милли җанлы, әхлаклы, гыйлемле шәхесләр тәрбияләүгә зур көч куйды.

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашты, үз сүзен төгәл итеп әйтә белә, күңелләргә үтеп керерлек итеп яттан шигырьләр укый иде.

Галия апа тормыш иптәше, танылган язучы Җәмит ага Рәхимовның мирасын саклау буенча зур эш башкарды. Аның әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү –  төп максаты иде.  Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә бүгенге көндә Керкәле мәктәбендә Җәмит агага багышланган музей эшләп килә. “Җәмит Рәхимов уку”лары Галия апа инициативасы белән үткәрелә башлады,  мәктәп рәсми рәвештә Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә.

2014 елда Галия Мәгъсүм кызына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның рухи үсешенә зур өлеш керткәне, зур мәгърифәтчелек хезмәте, үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләгәне, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен шәһәр һәм районның мактаулы гражданы исеме бирелде.

Без – редакция хезмәткәрләре, Галия Рәхимова вафат булу сәбәпле, улларының, якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Галия апаның Урыны оҗмахта булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

1

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев