Сайлау көнендә өйдә булмаган лениногорскилылар кайда тавыш бирергә мөмкин
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлау көнендә өйдә булмаган лениногорскилылар кайда тавыш бирергә мөмкин

2026 елның 18-20 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлауларда шәһәр һәм район халкы яшәү урыны буенча гына тавыш бирергә мөмкин түгел. Әгәр сез бу көннәрдә өйдән читтә булсагыз, сайлаучылар исемлегенә кертү турында кайда булсагыз, шушы урын буенча гариза бирергә хокуклы.

Лениногорск районы буенча территориаль комиссия җитәкчесе Вагиз Санатуллин моны ничек эшләргә кирәклеген аңлатты.

Яшәү урыныннан читтә тавыш бирү хокукыннан кем файдалана ала?

  •  -Командировкага яки ялга китүче кешеләр;
  • - Башка шәһәрдә белем алучы студентлар;
  • - Стационарда дәваланучы кешеләр;
  • - Теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләр;
  • - Аз хәрәкәтчән сайлаучылар өчен билгеләнгән участокта тавыш бирергә теләүчеләр.

Ничек гариза бирергә?

Тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә мөмкин:

  • - Дәүләт хезмәтләре Порталы аша;
  • - Күпфункцияле үзәкләрдә (КФҮ);
  • - Территориаль сайлау комиссиясендә (ТИК).

Гаризалар кабул итү 2026 елның 3 августында башланды, 2026 елның 14 сентябрендә тәмамлана. 9-14 сентябрьдә участок сайлау комиссиясенә гариза язарга була.

Гариза бирү өчен нәрсә кирәк?

Рәсмиләштерү өчен бары тик РФ гражданины паспорты гына кирәк. 
Механизм үзенчәлекләре

- Гариза бер тапкыр һәм бер генә участокка бирелә.
- Эшкәртелгәннән соң сез теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән автомат рәвештә төшереп калдырыласыз һәм сайланган участокта исемлеккә кертеләсез.
- Сайлаучылар исемлегендә кайда исәпләнүегезне Үзәк сайлау комиссиясе сайтында тикшерергә мөмкин.

Шунысы мөһим: әгәр сез сайлаган участок сезнең бер мандатлы округыгыз чикләрендә булса, сез партия исемлеге өчен дә, бер мандатлы округ буенча кандидат өчен дә тавыш бирә аласыз.

фото: Татар-информ


Нет комментариев