Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак бул! Мошенник - «Банк хезмәткәре»

Россиядә финанс алдалауның яңа төрен уйлап тапканнар. Мошенниклар үзләрен Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыра икән. Моның өчен ялган таныклык күрсәтәләр. Бу хакта Үзәк банкның «Телеграм» каналында хәбәр ителә.

Безнең инде күп тапкыр банк хезмәткәре дип шалтыратучылар белән очрашканыбыз бар. Аларның бик оста эшләгәнен дә беләбез. Бу хакта күп тапкыр кисәтсәк тә, алданучылар саны кимеми. Яңа төр алдалауны уйлап чыгаручылар кешегә шалтыратып, аның исәп-хисап счетында ниндидер операция башкарылуын хәбәр итәләр. Янәсе, алар моны булдырмый калырга ярдәм итәчәкләр. Ышандыру өчен мессенджерларда ясалма таныклыкларын җибәрәләр. Ул таныклыкта хәтта шул банкта хәзерге вакытта эшләүче хезмәткәрнең исем-фамилиясе дә язылган булырга мөмкин. Алдакчылар бу мәгълүматны банк сайтыннан ала икән.

Кешене тәмам ышандырып бетергәч, алар йә аның исеменә кредит рәсмиләштерәләр, йә инде исәп-хисап счетындагы акчасын үзләштерәләр. Үзәк банк исә физик затлар белән эшләми һәм берәүнең дә исәп-хисап счетларын алып бармый. Шулай ук банк хезмәткәрләре смс хәбәрләр аша беркайчан да үзләренең документ нөсхәләрен кешегә таратмый.

– Әгәр сезгә мошенниклар шалтыратса, шунда ук сөйләшүне өзеп, бу номерны «кара исемлек»кә кертеп куегыз. Әгәр инде банкта яки картагызда акчагыз бар икән, бу очракта үзегез шалтыратыгыз. Банк номерларын аның рәсми сайтында яки картагызның икенче ягыннан карап була, – дип киңәш бирә Үзәк банк.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутатлары россиялеләрнең банк карталарыннан акча урлауга каршы юнәлтелгән закон проектын өйрәнә. Әлеге проект кабул ителгән очракта, Эчке эшләр министрлыгы Үзәк банктан клиент рөхсәтеннән башка күчерелгән акча турында мәгълүмат ала алачак. Ягъни Үзәк банк клиентларның рөхсәтеннән башка да аларның исәп-хисап счетыннан акча күчерү һәм күчерергә җыену турында хәбәрне Эчке эшләр министрлыгына җибәрәчәк. Ничек итеп эшләячәкләре хакында ике арада төзелгән килешүдә күрсәтеләчәк. Банклар шикле реквизитларга акча күчерүне 2 көнгә туктатып та тора алачак.

– Кешеләргә көненә мошенниклардан әллә ничә мәртәбә шалтыраталар. Халыкның банктагы акчасын урларга теләүчеләрнең эзләренә төшәргә кирәк, – ди Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Аның сүзләренә караганда, ел башыннан банк карталарын кулланып, 72 мең җинаять кылынган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2022/10/93866/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X