Саклану министрлыгы: Татарстан территориясендә пилотсыз очкычлар юк ителде
Узган төндә Татарстан территориясендә берничә пилотсыз очкыч юк ителгән.
Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. 5 майга каршы төндә РФ төбәкләрендә Украинаның барлыгы 289 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.
«4 майда 20.00 сәгатьтән 5 майда 7.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Брянск, Белгород, Воронеж, Курск, Калуга, Смоленск, Орел, Тверь, Тула, Рязань, Псков, Новгород, Ленинград, Ростов, Волгоград өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым һәм Татарстан республикалары, Краснодар крае территорияләрендә һәм Азов диңгезе акваториясендә самолет тибындагы 289 пилотсыз очу аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев