Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабиккол авылында авыл аксакаллары һәм мөслимәләр белән Мәүлид кичәсе узды

Пәйгамбәребезне олылау.

Сарабиккол авылы мәдәният йортында Мәүлид кичәсе уздырдылар.

Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы.

Әлеге Мәүлид кичәсен авылда уздыру тәкъдиме белән Сарабиккол  имамы Габделхак хәзрәт Исхаков авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Адельшинага мөрәҗәгать итә. Бу тәкъдимне  шунда ук Гүзәл Рәисовна һәм авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре хуплыйлар, бик теләп уздырырга риза булалар. 

Чарада Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнашты.  Ул авыл халкына эчтәлекле вәгазь сөйләде. 
Авыл апалары, мәчеткә йөрүче мөслимәләр мөнәҗәтләр әйттеләр.

Мәдәният йортында чарага килүчеләр өчен мул табыннар әзерләнгән иде. Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл советы хезмәткәрләре, мәктәп һәм ФАП хезмәткәрләре бар күңелләрен биреп әзерләде. 

Бәлешләрне исә мәчеткә йөрүче апалар үзләре пешереп алып килгәннәр. 

Уздырган чара Аллаһ ризалыгы  өчен булсын, дөньяларда тынычлык урнашсын дигән изге теләк- дога  белән тәмамланган. 

 

фотолар: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев