Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабиккол авылында депутат Рамиз Мамедов игелек акциясе үткәрде (+ фотолар)

Сарабиккол авылының яңа депутаты (бер үк вакытта җирле советның мәнфәгатьләрен районыбыз югарылыгында да күтәрәчәк) Рамиз Мостафа углы Мамедов белән бик җылы очрашу көне булды.

Рамиз әфәнде турында читләтеп күп тапкырлар ишеткәнем, аның шәһәребез, районыбыз халкына гына түгел, ә республика халкына да әйтеп бетергесез ярдәмнәр күрсәтеп яшәвен, хәрби операцияләрдә катнашучы меңләгән егетләребезгә  чиксез күләмдә гуманитар ярдәм озатуы хакында хәбәрдәр идем һәм менә аның белән турыдан-туры эшләргә насыйп булды: ул сентябрь аенда узган сайлауда авылыбыз Советы депутаты булып сайланды.     

 Районыбызда үз милләт кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртучы “Бирлик” оешмасы җитәкчесе, бик күп сандагы мактау кәгазьләре, орден-медальләргә ия шәхес ул. Районда гына түгел, ә республика масштабында искиткеч гүзәл эшләр башкаручы асыл егетләрнең берсе. 

Бәйрәмебез түрендә ул әзерләгән бүләкләрнең саны-исәбе булмады: балачактан инвалидлар, күп балалы гаиләләр, бүгенге көндә хәрби операциядә азатлык өчен көрәшүче гаярь ир-егетләребезнең балалары, гаилә әгъзалары, аз керемле гаиләләр-берсе дә бүләксез калмады.

Шуны да ассызыкларга кирәк: нәкъ бер ай элек кенә авылыбызның иң актив кешеләренә барыбыз да яратып өлгергән “Заман сулышы” газеталарына яртыеллык язылу бүләк иткән иде ул.

 Очрашу олы бәйрәм төсен алды, ник дисезме?! Чөнки бәйрәмнең әйтеп бетергесез бүләге Рамиз әфәнде үзе, аның иң якын кешеләреннән саналган ярдәмчесе Әмин Рамазанов, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова, шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Лениногорск бүлекчәсе секретаре Игорь Храмов һәм алыштыргысыз җыр-бию төркемнәре булды.

 Концерт программасы юмарт һәм кече күңелле, җир кешеләрен, авыл халкын искиткеч олылый белә торган депутатыбыз Рамиз Мостафа улының бүләкләр өләшүе, биюче егетләрнең тамашачыларыбызга саны-исәбе булмаган күләмдә татлы яңа ел күчтәнәчләре таратуы белән үрелеп дәвам итте.

Илебез чикләрендә хәрби операция барган бер көннәрдә, нәкъ Рамиз әфәнде  үзе әйткәнчә, кеше күңеленә җылылыкның бик тә кирәк мизгелендә бу күчтәнәчләр – якынлашып килүче яңа ел күчтәнәчләре буларак кабул ителде.

Сарабиккол авылы башлыгы Гүзәл Гаделшина.

фото: Ә. Рамазанов.

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында, 13 декабрь санында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев