Сарабиккол авылыннан курчаклар бәйләүче - Миләүшә Хәкимова
Сарабиккол авылы китапханәсендә балалар өчен “Шалкан” әкияте буенча курчак театры куелды.
Спектакльдә кулланылган курчакларның барысын да китапханәче Миләүшә Хәкимова җептән бәйләгән иде.
“Шалкан” әкиятендә 6 кеше катнашты. Аларның һәрберсенең кулында курчаклар иде. Кулга киеп уйный торган курчаклар бәйләгән Миләүшә ханым. “Без башта ике кулга да киеп уйнарбыз дигән идек, тик алай килеп чыкмады. Шунлыктан кулга бер персонажны гына киеп уйнадык”, - ди Миләүшә апа.
Әкияттәге персонажларның барысын да бәйләп бетерү өчен аңа 3 ай вакыт кирәккән. Әлбәттә, аның үз төп эше дә бар әле: оста куллы ханым Сарабиккол авылы китапханәсендә 2010 елдан эшли. Бәйләүдән тыш, кәрзиннәр үрергә дә ярата. Ул кечкенәдән үк үзенә кофталар, башмаклар бәйли торган булган.
“3-4нче сыйныфларда мин үземә кофталар, итәкләр, косынкалар, башмаклар бәйләп кия идем. Хезмәт дәресендә бәйләргә өйрәтмәделәр безне, ә менә апаларны өйрәткәннәр иде. Кызганыч, хәзер бәйләгән киемнәр бик кулланылмый шул. Кием сайлап алу мөмкинлеге зур. Ә элек бик яратып кия идек”, - дип сөйли Миләүшә Котдус кызы.
Төрле төсле җепләрдән кушып бәйләгән курчаклар бик матур килеп чыккан. Эчке ягына холлофайбер куеп калдыра. “Шалкан” әкиятенә текккән курчаклары арасында әби белән бабай искиткеч булган. Бабайның башында түбәтәй булуы – татарлыкны күрсәтеп тора. Ә песи белән тычканны кулга алып сөясе килә. Каты курчаклар түгел шул болар, кул җылысы белән бәйләнгәнлектән тагын да йомшаклар.
Сарабиккол авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Фәйзуллова әйтүенчә, “Шалкан” әкиятен сайлау очраклы гына килеп чыкмаган.
“Миләүшә апа Хәкимова алдан үзе уйлап тапкан “Шалкан” әкиятенә курчаклар бәйләде һәм инде безгә бәйләгән курчаклардан шушы әкиятне күрсәтик әле, кызлар, дигәч, без теләп риза булдык. Киләчәктә дә әлеге курчак театры белән “Колобок” әкиятен куярга исәпләп торабыз”, - ди ул.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 6 февраль санында чыкты.
фотолар: Сарабиккол мәдәният йортыннан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев