Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабикколлылар Арчада экскурсиядә булып кайтты (+фотолар)

Алар тарихи урыннарда булдылар, бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буенча йөрделәр

Сарабикколның "Нур" коллективы һәм коллективка йөрүчеләрнең балалары — барлыгы 16 кеше Арча районы, Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылдылар. Алар автобуска заказ ясап барганнар. Сәяхәтне оештыручы — мәдәният йорты директоры Раушания Мортазина. Күптән планлаштырган идек бу сәяхәтне, менә насыйп булды, ди ул.

Сарабикколлылар Габдулла Тукай музеенда булганнар.

"Мондагы матурлык искиткеч. Мөгаен, Тукайга мондагы гүзәл җирләр илһам биргәндер, гади генә җир түгелдер, тылсымлыдыр бу урыннар. Музейда бай эчтәлекле тарих саклана. Музей алдында бик матур агачтан эшләнгән сыннар тора", - дип хисләре белән уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев