Сарабикколның өйдә социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәреннән – мәрхәмәтлелек сәгате
Бу көннәрдә физик мөмкинлеге чиклеләргә җылы сүз, якты караш кызганмаска иде.
Сарабиккол авылының социаль хезмәткәре Назилә Хәбибуллина шушы тармакта эшләгән олы яшьтәге Галия Әхмәтова белән Венера Кәримова янында булдылар. Венера – балачактан инвалид.
Очрашу барышында Галия Әхмәтова үзе язган шигырьләрне укыды, бергәләп яраткан җырларны искә төшерделәр. Шундый җанлы очрашу Венера Кәримовага ошаган.
Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев