Сарымсакның угын кайчан өзеп алырга
Уңышы мул булсын өчен
Әгәр сарымсакның уклары бөгәрләнеп килсә яки чәчәккә бөреләнгән булса — өзәргә соң инде.
Моны укларның озынлыгы 10-15 см булганда эшләргә кирәк. Бу чакта алар әле сарымсакның барлык тупланган «ризыгын» алып бетерми, яңадан үсәргә дә өлгермәячәк.
Сарымсак угын кайчы яки секатор белән кисеп алсаң хәерле. Аны нигезен 1 см калдырып кисегез, аннары өч көн чамасы су сипми торыгыз.
Укны алмасаң, аның башында нәни сарымсаклар үсә, үсемлек орлык бирергә әзерләнә. Шул сәбәпле төпкә китәсе туклыклы матдәләр орлыкка китә, сарымсак вак һәм коры була.
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев