Күптән түгел Зәй районы Сармашбаш авылы мәдәният йортында шагыйрь һәм композитор Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин истәлегенә зур чара үтте.
Әлеге чарада Лениногорскиның Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» берләшмәсе вәкилләре: шагыйрәләр – Гөләндәм Кәбирова һәм Фәридә Әхмәтшина катнашты.
Лениногорскилыларга Разим Вәлиуллин исеме бик тә якын. Ул 1967- 1993 нче елларда Лениногорск музыка-педагогия училищесында эшли, җитәкчелек итә, шулай ук Лениногорскида эшләп килүче Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең эшенә саллы өлеш керткән шагыйрь, “Чишмә”нең көчле терәкләреннән берсе, 25 ел әдәби берләшмәне җитәкләгән.
Искә алу кичәсендә Разим Вәлиуллинның истәлегенә туган авылы Кәдектә, ул туган йортка мемориаль такта куелган, каберенә зиярәт кылып дога укылган.
Искә алу чарасы Сармашбаш авылы мәдәният йортында мөнәҗәтләр башкару, азан әйтү бәйгесе белән дәвам иткән. Разим Вәлиуллинның туганы Кадрия ханым, әлеге күңел кылларын тибрәтерлек чараны оештыручыларга, мөхтәрәм шәхеснең рухын зурлаучы якташларына рәхмәт белдергән.
«Искә алу чарасына мине махсус чакырганнар иде, – ди Лениногорскиның «Чишмә» берләшмәсе шагыйрәсе Гөләндәм Кәбирова. – Мин үзем белән «Чишмә» берләшмәсеннән Фәридә Зөфәровнаны да алып бардым. Мөнәҗәтләр конкурсы да булгач, анда катнашу иде исәбебез. Берләшмәдән без икәү генә - мөнәҗәтләр башкаручы».
Гөләндәм Кәбирова әйтүенчә, мөнәҗәтләр конкурсында аңа беренче урын биргән булганнар, ләкин ул үзе сорап Р. Вәлиуллинның туганы Кадрия Нәгыймовнага гран-прины тапшыруны үтенгән. Һәм шулай эшләгәннәр дә.
«Чара бик җылы, матур узды. Төрле җирләрдән килгәннәр иде. Әлмәттән килгән яшь шәкертләр азан әйтү буенча конкурста үзләрен оста итеп күрсәттеләр», – ди Гөләндәм Зәкиевна.
Исегезгә төшерәбез: 2023 елда «Чишмә»леләр бик күбәү булып, шагыйрь Р.Вәлиуллинның туган ягында булган иделәр. Бу хакта укыр өчен монда керегез: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/cismalelar-razim-valiullinnyn-tugan-iagynda-iska-alu-kicasenda-buldylar
фотолар: Г. Кәбирова тарафыннан тәкъдим ителде.



Нет комментариев