Шәхси йортта яшәүче лениногорскилыларга йорт яны территориясен төзекләндерү кирәклеген искә төшерәләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәхси йортта яшәүче лениногорскилыларга йорт яны территориясен төзекләндерү кирәклеген искә төшерәләр

Тирә-ягыбыз чиста, матур булсын.

Лениногорск башкарма комитеты шәхси йортта яшәүчеләр төзекләндерү буенча үтәргә тиешле кайбер кагыйдәләр турында искә төшерә. Йорт территориясе чиста, тәртиптә булу – мөһим. 

Йорт фасадлары һәм коймаларны ремонтлап, яңартып торырга

Йорт номеры ачык итеп күренеп торсын

Территориядә чүп-чар җыймагыз, чисталык саклагыз.

Агач һәм куаклыкларга биек булып һәм киңәеп үсәргә ирек бирмәгез

Үз участогыгыгызда үләнне чабарга, шулай ук үз чигегездән яки юлга кадәр 5 метр ераклыктагы территориядә  үләнне чабарга кирәклеген онытмагыз. 

Тиздән шәхси йорт яны территорияләре буенча тикшерүләр дә булачак, дип хәбәр итә Башкарма комитет.

 


Нет комментариев