Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне исәпкә алу башлана

1 февральдән шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне исәпкә ала башлаячаклар. Бу турыда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Мөгезле эре терлекләр “Хорриот” дип аталган бердәм мәгълүмати системага теркәлә һәм колакларына уникаль номер язылган биркалар куелачак. Терлек хуҗасы малларының баш саны һәм аларга үткәрелгән барлык ветеринария чаралары турында әлеге номер ярдәмендә электрон базадан карый алачак. Моннан тыш, бердәм номер терлекләрне саткан очракта да, төп шартларның берсе булып тора.

–Малларын учетка алган өчен халыкка акча түләргә туры килмәячәк – моның өчен республика казнасыннан өлеш чыгарылды. Биркалар өчен акчалар районнарга мөгезле эре терлек һәм шәхси хуҗалыклар санына карап бүлеп бирелде инде, – дип аңлатты баш ветеринар.
Бүгенгә республикадагы барлык мөгезле эре терлекләрнең 75 проценты “Хорриот” дип аталган бердәм системага кертелгән.

https://vatantat.ru/2023/01/103521/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев