Сентябрьдә бакчада ниләр  эшлибез
ҖӘМГЫЯТЬ

Сентябрьдә бакчада ниләр эшлибез

Бакчадагы уңышны җыеп алганнан соң да эш җитәрлек. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бакчачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә.

– Киләсе елда чүп үләннәрен киметү – минимальләштерү өчен нәрсә эшләргә була?

– Бакчачылар, гадәттә, җәй буе чүп үләннәренә каршы көрәш алып бара да, көзен, чүп үләннәре кимегәч, тынычланалар. Йолкынмый калган үләннәрнең орлыгы өлгерә, шуңа күрә чүп үләннәренә каршы көрәшне көзен дә дәвам итәргә кирәк. Күпьеллык чүп үләннәрен тамырлары белән юк итү мөһим. Эт эчәгесе тамыры белән чыкмаганда, аны кисеп, кояш нурлары үтмәслек итеп катыргы (картон) яки мүлчә белән капларга киңәш ителә. Үләннәрне йолкырга да, аларга каршы махсус чаралар кулланырга да була.

– Чабылган үләнне һәм коелган яфракларны нишләтергә?

– Иң экономияле һәм экологик вариант – компост әзерләү. Киләсе елларда аны куллану туфрак структурасына да, үсентеләр торышына да яхшы тәэсир итә. Яфракларны үсентеләрне салкыннардан саклау өчен дә кулланырга була.

– Сентябрьдә җирне тукландырырга буламы?

– Көзен туфракта фосфор һәм калийның күп булуы таләп ителә. Әлеге макроэлементлар кышны чыгу һәм язын яхшы башлангыч алу, тамыр үсеше һәм уңыш формалашу, төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттыру өчен әйбәт. Азотлы ашламаларны кулланмаска киңәш ителә. Азот яшь ботакларның, үрентеләрнең үсешен стимуллаштыра. Нәтиҗәдә агач-куаклар, кышка әзерләнеп өлгерә алмыйча, җиңелчә салкыннарда да зыян күрә.

– Җимеш агачларын көзен нәрсә эшләтәбез?

– Агач-куакларда бер җимеш тә, бер алма да калырга тиеш түгел. Агачта калган җимешләр корткыч бөҗәкләр һәм авырулар таралуга булышлык итә. Агачтагы җимешләр ашарга яраклы булмаса, аларны җыеп юк итәргә (чокырга күмәргә яки яндырырга) кирәк. Алмаларны агач төбендә калдырырга яки койма артына ташларга ярамый. Бу аларның агачта калуына тиң. Агачта яшь бөреләр, үрентеләр булса, өлгереп җитсен һәм кышны яхшы чыксын өчен очларын чеметеп өзәргә мөмкин. Көз – җимеш куакларын (бигрәк тә карлыганны) чыбыкча юлы белән үрчетер өчен уңайлы чор. Сентябрьдә җимеш агачларын (кура җиләге, крыжовник) кисәргә, формалаштырырга мөмкин. Җимеш агачларын көзен кисәргә киңәш ителми, әмма карт һәм авыру үрентеләрне кисәргә була.

Чыганак:  https://muslumirc.ru

 

 

 

 


Нет комментариев