Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сез кем, «вампир» түгелме?

Вампирлар дип аталуларына карамастан, алар нәкъ безнең төсле гадәти кешеләр.

Кибеттә чиратта торам. Якынрак кассаны сайладым, чөнки барысында да кеше шыплап тулган. Тыныч кына чиратымны көтеп торам. Шулчак күзем иң алда басып торучы хатынга төште, сатучыдан сорау ала бу: “Менә бу товар күпме тора, ә тегесе, ә монысы. Болар акция дип аталган өемнән, бәяләрен беләсе килә иде”. Үзе кассага әйберләр тезә. Тик аларны сатып алачакмы, юкмы – әлегә билгесез. Кассир әдәпле генә, әлеге әйберләрнең бәяләре турында белмәвен җавап итте, янәсе, товар һәм аларга бәяләр миллионлаган, аларның һәрберсен белеп бетереп булмый. Сатып алучы да бирешми: “Кассагыздагы монитор аша карагыз инде, сезгә авырмыни, ә?!”

Көн озын төрле кеше күрергә туры килгән кассир теге хатынга карап куйды, ләкин һаман да бик тыныч кына тавыш белән касса аша аларның бәясен белеп булмавын аңлата, чөнки бәя канәгатьләндермәгән очракта аны чектан алып ату өчен администраторны чакыртырга туры киләчәк. Теге хатын-кыз тәки басып тора бит. Ә аннан соң чиратта торучылар тынгысызлана башлады, көн ахырында һәркем арыган, аңлашыла да. Кассир тагын бер тапкыр бәяләрне карый алмавын кабатлады (бер генә товар булса икән, анда бит унга якын) һәм бик әдәпле генә бәяләр сканеры эленгән тарафка күрсәтте. “Әнә шунда барып, товар штрих кодын мониторга куеп, бәяне белеп була”, ди сатучы. Ләкин хатын-кыз кассадан бер адым да чигенмичә басып тора. Шуннан соң кассир урыныннан чыгып, бу сөйкемле хатынның берничә товарын алып, китеп югалды. Чираттагылар теге хатынны оялтырга тырышыптыр инде: “Сез, мөгаен, чираттагылар турында оныткансыздыр. Болай булмый бит инде”, диешә башлады. 

– Нәрсә булмый? Башка кибетләрдә миңа кассада бәяне тиз арада әйтеп бирәләр. Сезнең кебек тупаслар да юк. 
 – Сезгә бәяне кайдан белергә мөмкин булуын күрсәттеләр бит, кассага килгәнче бу хакта кайгырту яхшырак түгел идемени? – дип дәгьва белдерде миннән соң торучы ир. 

 – Мин сезне бу кассада басып торырга мәҗбүр итмим, башкасына барыгыз! – ди теге хатын. 
– Тәкъдимегез өчен рәхмәт инде, сезнең аркада 20 минут биредә тордым, хәзер икенче чиратка йөгериммени? 
Шунда бу хатынның әйтер сүзе бетте, күрәсең. Еламсырап: 

– Менә сезгә безнең кебек мескен бичаралар белән әйткәләшергә генә булсын! Көнегез уңды дип ләззәтләнәсездер инде, – ди бу. 
Чираттагылар гөжли башлады, бу хатын аркасында тоткарланган һәр кеше аның турында ни уйлаганын үзенә үк төбәп әйтә башлады. Ничек кенә сәер булмасын, бу хатын әйткәләшүдән туктады һәм горур кыяфәт белән кассирны көтте. Кассир кире урынына утырды да, товар бәяләрен әйтте. Бәхеткә, бөтен товарны да алырга булды бу елак хатын. Инде әйберләрен түләп, пакетка тутыргач кына теге хатын: “Ой, мин бит сезгә кибет картасын бирмәдем...”, дип сумкасын актара башлады. Мескен кассир, көчкә-көчкә тыелып, мондый сатып алуга бонуслар бирелмәячәк, болай да 70 һәм 50 процент ташлама куелган, дип җавап бирде. Әнекәем, бар икән кешеләр дип без товарларны кассага куйдык. 

Бу сатып алучы ханым чып-чын вампир инде, мин сиңа әйтим. Кассирның, чираттагыларның кәефен төшереп, шуннан канәгать хисе алып, җитмәсә, гөнаһсыз кыяфәт чыгарып, энергия туплап кайтып китте инде менә. 

Тукай районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең педагог-психологы Гүзәл Латыйпова белән әңгәмә. 

– Гүзәл Загировна, «психологик вампир» төшенчәсенә аңлатма бирегез әле. Кемнәр алар?
– Психологик вампиризм - ул башкаларны хисси яки психологик яктан контрольдә тотарга омтылган кешеләрнең үз-үзләрен тотышын тасвирлау өчен кулланыла торган термин. Мондый кешеләр, кагыйдә буларак, тирә-юньдәгеләрнең энергиясен суыра, үзләренә карата игътибарны җәлеп итү өчен манипуляцияләр, провокацияләр яки эмоциональ хәлсезләнү кулланалар, кешенең нерв кылларында уйнап, энергиясен «суыра». Хаклымы, юкмы, алар хәлдән тайганчы бәхәсләшәләр. Психологик вампирлар үзләренең "вампирлык" сыйфатларын төрле формаларда чагылдыра.
Хисси яктан басым ясау – үз максатларына ирешү өчен башкаларда гаеп, курку яки оят хисе уятырга мөмкин.
Үз-үзен нарцист буларак тоту – еш кына андый кешеләр игътибар үзәгендә, башкаларның хисләре турында уйламыйча, үзләренә аерынкы игътибар һәм җылы мөнәсәбәт таләп итәләр. Тирә-юньдәгеләрдә үз-үзләренә бәйлелек хисе тудырырга тырышалар.
Психологик вампирлар белән аралашу аркасында аларның корбаннары үзләрен ябык, басылган яки бәхетсез итеп тоярга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен үзеңне контрольдә тотарга, вампирның сине чыгырыңнан чыгарырга маташуын күрмәмешкә салышырга, иң мөһиме – алардан курыкмаска кирәк. Куркак кеше янында ул үзен бик рәхәт хис итә. Ә көчле рухлы, үз-үзенә ышанган кешеләрне әйләнеп уза, чөнки андыйларның кәефен төшерә алмаячагын белә.

– Психологик вампиризмның билгеләре нинди?
– Психологик вампиризм – тирә-юньдәгеләрне хисси яктан “ашый” торган кешеләрне белдерә торган концепция. Мондый шәхесләр ирексездән башкалардан яшәү көчен суыра. Бертуктаусыз үзенең проблемалары турында сөйләп, жәлләтергә тырыша. Гадәттә, андый кешенең моң-зарын сәгатьләр буе тыңлап хәлдән тайган очракта да, «тукта инде» дип әйтә алмыйсың. Вампир белән әңгәмәдән соң гына хәлсезләнүеңне сизәсең.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев