Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу аркасында ике мең кеше мөрәҗәгать иткән
Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу белән 2029 кеше мөрәҗәгать иткән.
Алар арасында 457 бала. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда яшәүчеләр арасында иң күп теркәлгән – 502 очрак, аннан соң Әлмәт районында – 218 очрак һәм Чаллыда – 214 мөрәҗәгать.
Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары теркәлмәгән. Талпан энцефалитына каршы иммунизация 9950 кешене колачлаган, бу планның 72% составляет тәшкил итә, дип билгеләделәр Роспотребнадзорда.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев